Картина буенча былнешле сойлм устеру дресе. Картина буенча сойлэу


Картина буенча былнешле сойлм устеру дресе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбе

Сөйләм үстерү дәресе Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә” дигән картинасы буенча сочинение язу ( 7 нче сыйныф)

Эшне башкарды: Тукай муниципаль районы Боерган төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулланурова Айсылу Мөдәррис кызы Тема: Рәссам К.Муллашевның “Сөембикә” дигән картинасы буенча сочинение язуга әзерлек. Максат: Рәссам турында мәгълүмат бирү; Сөембикә ханбикә турында белгәннәрен искә төшерү, сынлы сәнгатьтә һәм әдәбиятта Сө- ембикә образына булган игътибар турында фикер алышу; күргән һәм ишеткәнне логик эзлеклелек белән дөрес һәм матур итеп яза белүләренә ирешү; эстетик зәвык һәм халкыбызның бөек үткәне белән горурлану хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: Рәссам портреты, картинаның фоторепродукциясе, “Сөембикә ханбикә” җыентыгы, “Сөембикә” журналының аерым саннары: 2003-№10, 2006-№8-9, 2007-№3, проектор, рәсемнәр, презентация Бәйләнеш: рус теле белән.

Алдан әзерлек эшләре: рәссам К.Муллашев турында мәгълүмат тупларга; Сөембикә турында өстәмә материал алып килергә.

Дәреснең барышы: Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру. Актуальләштерү. Укытучы сүзе: Бүген безнең бик үзенчәлекле дәрес. Тактадагы рәсемгә игътибар итегез. Анда нәрсә язылган һәм ясалган? Укучы: Анда мәкаль бирелгән: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” диелгән. Укытучы: Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез? Укучы: Сөембикә-ханбикә турында.

educontest.net

Рәсем буенча хикәя төзү. 6нчы сыйныф

Дәреснең темасы: Рәсем буенча хикәя төзүгә әзерлек. (6 нчы сыйныф, татар төркеме)

Максат:

1. Хикәяләү жанрындагы сочинение язуга әзерләнү.

2. Укучыларның активлык һәм мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен, бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләрен камилләштерү.

3.Туган як табигатенә, кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү; туган телнең байлыгын, үзенчәлекләрен аңларга омтылу; табигатькә карата хөрмәт, җаваплылык тәрбияләү.

Метапредмет.

Танып-белү УУГ: уй-фикерне әйтмә һәм язма формада аңлап һәм ирекле оештыру.

Коммуникатив УУГ: коммуникатив максатлардан чыгып, җөмләләрне дөрес һәм урынлы куллану, фикерне төгәл һәм ачык итеп җиткерә белү.

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын формалаштыру, эшчәнлек төрләрен сайлау, хаталарны төзәтү, анализлый, бәяли алу.

Предмет буенча: рәсем буенча хикәя язарга өйрәнү.

Дәреснең тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү

Төп төшенчәләр: вакыйга, сюжет, каршылык, төенләнеш, кульминация, чишелеш, кереш, төп өлеш, йомгак.

Эшне оештыру: фронталь, төркемдә, индивидуаль.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма материал, You Tube каналы

 

Дәрес барышы.

I. Оештыру, мотивлаштыру

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: тыңлап аңлау һәм нәтиҗә чыгару.

КУУГ: укытучы һәм сыйныфташлар белән хезмәттәшлек итү.

РУУГ: эш урынын оештыру.

Шәхескә кагылышлы: укытучы һәм сыйныфташларга хөрмәт; дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү.

Укытучы. Сыйныфны сәламли, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыра.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Бер-беребезгә карап елмайыйк әле, дәреснең уңышлы һәм файдалы үтүен телик. Без бүген 2 төркемгә бүленеп эшләрбез. -1нче слайд

2 нче слайд

-Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшереп китик.

3 нче слайд

-Хәзер без сезнең белән видеоролик карап китәрбез. Игътибарлы булыгыз. https://www.youtube.com/watch?v=5lCRsLjMeso&t=29s

Сорулар бирү:

-Ролик нәрсә турында?Без бүген нәрсә турында сөйләшербез?( Табигать, кошлар турында.)

4 нче слайд -Укучылар, үзегезне бәяләрсез. Бәяләү критерийларын искә төшерик әле.

II. Өй эшен тикшерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: тексттан кирәкле мәгълүматны табу, нәтиҗә чыгару.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне дәлилле итеп җиткерү.

РУУГ: хаталарны табу, төзәтү, үзбәя.

Шәхескә кагылышлы: табигать һәм кеше мөнәсәбәтләрен аңларга тырышу, табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кирәклегенә төшенү.

Укытучы.

-Сез табигать, кошлар турында мәкальләр язып килергә тиеш идегез. Укыйк әле. (укыйлар)

III. Белемнәрне актуальләштерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: тексттан фактик мәгълүматны таба алу, чагыштыру, нәтиҗә чыгару.

КУУГ: фикерләрне ачык һәм дөрес итеп җиткерә белү, сорауларга җавап бирә белү.

РУУГ: эшне башкарып чыгу өчен үз-үзеңне әзерләү, җавапларны дөресли һәм бәяли белү.

Предмет буенча: җөмләдә сүзләр тәртибен белү, дөрес итеп җөмлә төзи алу.

Шәхескә кагылышлы: телнең үзенчәлекләрен аңларга омтылу.

5 нче слайд

Тактада сүзләр:һикәяләүгә , катлаулы, нигезләнгән, булмаган вакыйгаларны, кечкенә, әсәр , күләмле, әсәр, сүрәтләгән

-Шул сүзләрдән җөмлә төзегез. Җөмләдә сүз тәртибен искә төшерегез. Нәрсә килеп чыкты? Кайбер сүзләрдә хаталар бар. Төзәтегез.( Сүзләрне укыйлар, җөмлә төзиләр, хикәягә билгеләмә килеп чыгуын әйтәләр. Җөмләдә сүзләр тәртибен искә төшерәләр. Хаталарны табалар, төзәтәләр.)

IV. Танып-белүгә мотивлаштыру. Проблемалы ситуация тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТББУ: чагыштыру, анализлау, нәтиҗә ясау.

КУУГ: информацияне эзләүдә хезмәттәшлек, үз фикереңне дәлилли белү.

РУУГ: хаталарны табу, төзәтү.

Шәхескә кагылышлы: телнең үзенчәлекләренә төшенүгә омтылу.

Дәреснең темасын, максатын формалаштырырга тәкъдим итә.

6 нчы слайд

-Тактада рәсемнәр.Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кирәк алар безгә?Бүген дәрестә нишләрбез? Нинди максатлар куярбыз?( Рәсемнәр буенча хикәя төзергә өйрәнербез. -7нче слайд)

V. Танып-белүне оештыру. Яңа теманы өйрәнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: тексттан төп фикерне аерып чыгару, нәтиҗә ясау.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, фикерләрне ачык һәм төгәл итеп җиткерү.

РУУГ: җавапларны бәяли белү.

Шәхескә кагылышлы: кошларга ярдәм итәргә кирәклегенә төшенү.

Предмет буенча: хикәя төзелеше белән танышу, рәсем буенча хикәя төзергә өйрәнү.

-Рәсем буенча хикәя төзибез, дидек. Хикәя нәрсәгә нигезләнә инде?(Вакыйгага)

-Әйдәгез, һәр рәсем буенча сөйлик әле.

8 нче слайд

-Беренче рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Кошларның хәле нинди?( Салкын кыш. Кошларның хәле авыр. Аларның ашыйсы килгән. Алар бакчадагы җимлеккә килгәннәр,тик җимлекне кар күмгән.)

-Беренче рәсемне тасвирлау өчен нинди терәк сүзләр язып куябыз? (Салкын көн, хәле авыр, җимлек , кар күмгән, кошларның ашыйсы килә)

9 нчы слайд

-Икенче рәсемне карыйбыз. Нәрсә күрәсез? Балалар нишлиләр?( Балалар кар каплаган җимлекне күрделәр. Аларның кошларга булышасы килә. Балалар бергәләп җимлекне чистарталар. Алар җимлеккә кошлар өчен азык салалар.)

-Нинди азык салганнар?(Ярма, ипи, май,ит, җимешләр)

-Нинди терәк сүзләр язабыз? (Җимлекне чистарту, ипи валчыклары, ярма, май, ит, кошларга ярдәм итү)

10 нчы слайд

-Өченче рәсемдә нинди вакыйга?( Кошлар җимлеккә очып килгәннәр. Алар җимлектәге азыкны ашыйлар. Балалар кошларны читтән күзәтәләр.)

-Нинди кошлар килгән?( Чыпчыклар, песнәкләр, кызылтүшләр.)

-Балалар шатмы? Ә кошлар? (Балалар бик шат, чөнки алар кошларга ярдәм иттеләр. Кошларга да бик күңелле, аларга ашарга азык булды.)

-Нинди терәк сүзләр язабыз?( Песнәкләр, чыпчыклар, кызылтүшләр очып килделәр,балалар күзәтәләр.)

Ял минуты (“Очты, очты...” уены уйнала. Оча торган предметларны атаганда, кул хәрәкәтләре белән күрсәтәбез; очмый торганнарын атаганда, аяклар белән тыпырдыйбыз)

-Менә бу рәсемнәр безгә вакыйгаларның билгеле бер тәртиптә бирелешен күзәтергә ярдәм итте. Бер сүз белән ничек әйтәбез?(Сюжет)

Сюжет-каршылык (конфликт) хәрәкәте. Каршылыкның (конфликтның) башлануы ничек атала?(Төенләнеш)

-Тагын нинди этаплар була?( Кульминация , чишелеш)

-Хикәянең төзелеш схемасын сызабыз-11 нче слайд.

-Һәр рәсем хикәянең нинди этапларына туры килә?( 1нче рәсем-төенләнеш, 2нче рәсем-вакыйгалар үстерелеше , 3нче рәсем-кульминация,чишелеш)

-Әйтегез әле, балалар, сочинение нинди өлешләрдән тора?( Кереш, төп өлеш, йомгак ) -12нче слайд.

-Кереш өлешендә нәрсә турында язарбыз?( Вакыйга кайчан булган, кайда булган)

-Ничек башларга була? (Кыш көне иде...Менә бервакыт...)

-Ничәнче зат исеменнән язарбыз? Беренчеме, өченчеме? Кайсы заттан язсак, хикәя җанлырак килеп чыгар?(Беренче заттан)

-Кереш өлешенә терәк сүзләр язабыз.

-Хикәяне ничек йомгакларга була?( Кыска җөмлә, мәкаль белән)

-Өй эшендәге бер мәкальне сайлагыз. Ягез, кайсы төркем нинди мәкаль сайлады?

-Мәкальләрне тагын ничек кулланып булыр?( Исем биргәндә)

-Әйдәгез, хикәягә исем уйлыйк. Ул кызыклы һәм төп фикерне белдерергә тиеш. ( Кошлар-безнең дуслар. Кошларга ярдәм)

-Хикәядә нинди сөйләм булыр?( Хикәяләү. Кешеләрне,табигатьне тасвирлау)

-Хикәяне тагын нәрсә җанлы итәр?(Диалог)

--Кая кертеп булыр?( Икенче рәсемне тасвирлаганда)

VI. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясау.

КУУГ: әңгәмәдә катнашу, сорауларга төгәл җавап бирү.

РУУГ: җавапларга контроль ясый, бәяли белү.

Предмет буенча: телдән сөйләмне камилләштерү.

Шәхескә кагылышлы: табигатькә карата мәрхәмәтле булырга кирәклегенә төшенү.

-Әйдәгез, хикәяне телдән сөйләп карыйк.(Һәр төркем чыгыш ясый)

VII. Рефлексия.

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

ТБУУГ: биремнәрне аңлау, үрнәк буенча эшли белү.

КУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый белү, әңгәмәдә катнашу.

РУУГ: җавапларны бәяли белү, үзбәя.

Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне билгеләү, уңыш/ уңышсызлыкларның сәбәпләрен ачыклау.

Предмет буенча: рәсем буенча хикәя язарга өйрәнү.

-Бүген нәрсәгә өйрәндек?( Рәсем буенча хикәя язарга)

-Нәрсә авыр булды?

- Әйдәгез, хикәя язу моделен төзеп карыйк. (Модель төзиләр, нәтиҗә ясыйлар)

-Хикәя нәрсәгә нигезләнә?(Вакыйгага)

-Вакыйгаларның билгеле бер тәртиптә бирелеше?(Сюжет)

-Сюжет элементларын әйтегез.( Төенләнеш, кульминация,чишелеш)

-Сочинение нинди өлешләрдән тора?(Кереш, төп өлеш,йомгак)

-Хикәядә нәрсәләр кулланырга була?(Диалог, мәкальләр)

-Сезнең эш нәтиҗәсе нинди?( Үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр, максатка ирешү дәрәҗәсен билгелиләр.)

Укытучы. Дәрескә нәтиҗә ясый һәм укучыларның эшчәнлеген бәяли, өй эше биремен аңлата: хикәяне язып килергә

 

Кушымта

Бәяләү критерийлары.

Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша

алам -”5”

Әйбәт эшлим, теманы аңладым, ләкин бераз каушап калам -“4”

Эшли алам, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим  -“3”

Сочинение нинди өлешләрдән тора?

Кереш

Төп өлеш

Йомгак

 

 

 

 

 

xn--j1ahfl.xn--p1ai

Татарча сочинение "Көз башы|Коз башы" |

Сочинение на татарском языке на тему “Көз башы”/”Коз башы”Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.Башка кошлар да җәй аендагыча сайрамый. Алар ашыгыч ыгы-зыгыда. Ә сентябрь аенда кырлар һәм бакчаларда бәрәңге алалар. Машиналар тыз да быз чабып тора: бәрәңге ташыйлар. Зәп-зәңгәр күктә җепкә тезелеп кыр үрдәкләре, торналар, саубуллашып, ерак юлга кузгала. Иелеп бәрәңге чүпләгән җиреңнән тураеп, аларга кул болгыйсың: “Хәерле юл сезгә! Исән-сау әйләнеп кайтыгыз”. Аларны ерак юллар көтә, туган җир белән вакытлыча аерылышу сагышы биләп ала. Аларның бер җепкә тезелгән кебек очулары кешеләрдә моңсулык уята. Мине иң дулкындырганы − көзнең менә шул чоры.Моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да ул көз башы. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса, мул уңыш шатлык китерә.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Коз башы” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

tatar16.ru

Татарча сочинение "Үзем турында|Узем турында" |

Сочинение на татарском языке на тему “Үзем турында”/”Узем турында”Минем исемем − Айгөл, фамилиям − Нуриева. Мин 1995 нче елның 16 нчы маенда Казан шәһәрендә тудым. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме − Камил. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме − Роза. Әнием − укытучы. Әбиемнең исеме − Маһинур. Ул өйдә безгә тәмле ашлар пешереп тора. Мәчеткә дә йөри. Энем белән миңа кызыклы китаплар укырга, догалар өйрәтергә дә вакыт таба. Энемнең исеме − Айнур. Аңа биш яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Каратэ белән шөгыльләнә, хәрефләр укырга өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Ә мин Казан шәһәренең 90 нчы гимназиясендә 4 нче сыйныфта укыйм. Безнең мәктәп К. Насыйри урамында урнашкан. Ул өч катлы.Мин 1 нче сменада укыйм. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә. Дәресләрдән соң китаплар укырга яратам, музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән урамда уйнарга да вакыт табам. Гаиләбез белән театрларга, концертларга да йөрергә яратам.Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Узем турында” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

tatar16.ru

Габдулла Тукайның һәркем белергә тиешле 20 әсәре — Гыйлем

Габдулла Тукай үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра. Татар халкында бөек шагыйребезнең әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Без алар ярдәмендә үсәбез, тәрбияләнәбез.

Балалар өчен 10 әсәр

Габдулла Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре шактый күп. Аларның  күбесе җырга әйләнгән, сүзләрен укый башлагач, үзеннән-үзе көйли дә башлыйсың («Туган авыл», «Карлыгач»). Тукай балалар күңелен аңлап, кызыклы образлар тудырып әлеге темаларга җавап табарга, еш кына баланың үзеннән геройларның кылган гамәлләреннән сабак алырга өнди. Ә хәзер һәр татар баласы укырга тиешле 10 әсәрне санап китик.

1. «Шүрәле»

Балаларның гына түгел, олыларны да уйландырырга мәҗбүр итә торган әсәрләрнең берсе. Әле һаман да галимнәрне «Былтыр уңай героймы әллә юкмы?» дигән сораулар борчый.

2. «Су анасы»

Кеше әйберен урларга ярамый икәнен бик яхшы төшендерә торган икенче шигырь. Бала исеменнән сөйләү аны тагын да ныграк тоярга, аңларга ярдәм итә.

3. «Гали белән Кәҗә»

Бу юлларны, кәҗәнең нигә сакал селкетүен белмәгән кеше юктыр.

4. «Кәҗә белән Сарык хикәясе»

Юмор белән җәмгыятьтә барган проблемаларны бергә үреп биргән Тукай чын-чынлап зирәк каһарманнарына гашыйк итә.

5. «Бала белән күбәләк»

Я, әйт әле күбәләк…

6. «Сабыйга»

Әлеге шигырь әйтерсең лә «Шүрәле», «Су анасы»н укыган сабыйларга багышлап язылган. Тукай курыкмаска һәм бу нәрсәләрне бары тик шагыйрь уйдырмасы, ялган буларак кына кабул итәргә чакыра.

7. «Кызыклы шәкерт»

Яшьтән үк эшкә өйрәнергә кирәк икәнлеген шагыйрь шук Акбай образында күрсәтә.

8. «Эш беткәч уйнарга ярый»
9. «Бишек җыруы»
10. «Кышкы кич»

ӨСТӘП: Болардан кала әле тагын бик күп шигырьләр бар. Шулардан «Таян Аллага», «Туган авыл», «Шаян песи», «Эшкә өндәү», «Карлыгач». Аларны аерып куеп та булмый, чөнки һәрбере бер-берсен тулыландырып килә. Бер шигырь икенчесеннән башка яши алмас кебек.

Өлкәннәр өчен 10 әсәр

Тукай сатирик та, усал тәнкыйтче дә булып күз алдына килеп баса. Юмор ачы сатирага әйләнеп, җәмгыятьтә барган гаделсезлекне гаепли, аңа каршы чыга.  Габдулла Тукайның халык язмышы белән янып яшәвен нәкъ менә шул шигырьләр күрсәтә дә инде. «Һәрбер кеше белергә тиеш әсәрләр» дигәндә без шуларны күз алдында тотабыз.

1. «Пар ат»
2. «Милли моңнар»
3. «Китмибез»
4. «Ана догасы»
5. «Көзге җилләр»
6. «Театр»
7. «Кыйтга»
8. «Өзелгән өмид»
9. «Теләнче»
10. «Бер татар шагыйренең сүзләре»

Бик күп, чиксез күп әлеге шигырьләр. Ун гына әсәрне түгел, йөзне, меңне белергә, яттан сөйләргә тиеш без. «Без Тукай артыннан барабыз!» дип Разил Вәлиев юкка гына әйтмәгән бит. Чыннан да шулай ул, татар халкына йолдыз булып янучы, туры юл күрсәтүче әдибебез ул безнең. Китабының кайсы битен ачсаң да, син анда үзеңә кирәкле киңәш таба аласың. Бөтен борчу, кайгылар эреп юкка чыга. Проза әсәренә килгәндә, әлбәттә, «Исемдә калганнар»ны әйтми калу мөмкин түгел. Шулай итеп, без Тукайның һәрбер кеше белергә тиешле ун әсәрен билгеләдек. Ләкин алар арасына керми калган бер шигырь бар. Ул бөек, ул халыкныкы. Менә шунда йөрәк түрендә яши, күңелләрне бушатканда җырлана. Я, кем әйтә, нинди шигырь икән ул?

Алинә Галиева әзерләде.

Материалны әзерләүдә Габдулла Тукай сайты кулланылды

giylem.tatar

Кечкенә хикәяләр

 Җимеш

Бер патша үз биләмәләрен әйләнеп йөргәндә, көч хәл белән алмагач утыртып маташкан туксан тугыз яшьлек бер картны күргән. Һәм сораган:

- Бу алмагачның җимешен ашарга өметләнәсеңме әллә? Ул алма бирә башлаганчы, син инде гүр иясе булырсың бит.

- Әй, падишаһым. – дигән карт, - Безгә кадәр дә кемнәрдер агач утырткан, ә без шуның җимешләрен татыдык. Ә хәзер килер буыннар өчен агач утыртып калдыру чираты безгә җитте.

Җавап патшага ошаган һәм ул аңа бик күп акча биргән:

- Менә сиңа юмартлыгың, акылың, зирәклегең өчен.

- Әй, ходай! – дип кулларын күккә сузган карт, - Бу агачның шул тиклем тиз арада җимеш биререн көтмәгән дә идем. Рәхмәт сиңа!

Күрше хакы

Бер кеше зур гына йорт сатып алган, ди. Аның янында җиләк-җимеш бакчасы да булган. Бу кеше бик бәхетле яшәгән, тик күршесе генә көнче һәм бик тә юньсез булган, ди. Ул гел рәхәт яшәгән күршесен бимазалап торган: я капка төбенә чүп түгеп киткән, я җиләк-җимеш бакчасына зыян салырга тырышкан. Начарлык эшлисе килгән кешенең башына нинди генә уйлар килмәс.

Көннәрдән бер көнне бу юньсез күрше пычрак чүп тутырган чиләген моның баскыч төбенә китереп куйган. Яхшы күңеллесе бик шәп кәеф белән йокыдан торган булган, тик чүп чиләген күреп, бераз күңеле төшкән, ди. Ул чүпне түккән, чиләкне бик яхшылап юган да иң шәп пешкән алмаларын тутырып, күршесенә кергән. Ишеген шакыган тавышны ишеткәч, яман күрше, ниһаять, мин моның ачуын чыгардым, дип уйлап куйган, тавыш чыгарырга әзерләнеп торган. Күршесе ачуланмаган, киресенчә, аның алдына алма белән тулып торган чиләген куйган да: “Кемнең күңеле нәрсәгә бай булса, шуның белән бүлешә инде,” – дигән.

Тормыш хакыйкәте

Бабасы белән оныгы сөйләшеп утыралар. Улым, шуны онытма, һәр кешенең дә күңелендә ике бүре утыра. Аның берсе усаллык, көнчеллек, ялган булса, икенчесе яхшылык, миһербанлылык, өмет, игелек булыр. Алар гел сугышып торырлар, ди. Оныгы тыңлап-тыңлап торган да: “Ә кайсы җиңеп чыга?” – дип сораган. “Кайсын күбрәк туйдырсаң, шунысы өстен чыга,” – дигән бабасы.

Үзеңнеке - үзеңә

Тирә-юндәге хәлләрдән бик кәефе киткән патша, үз-үзен кулга алалмыйча кала һәм вакытсыз кергән вәзирнең яңагына чабып җибәрә.

Ни өчен? - дип сорый вәзир.

Барсы өчен дә.

Вәзир патшага каршы бер сүз дә әйтә алмый. Дәшми кала. Әмма күңелендәге канәгатьсезлек хисе тынмый, кайда гына барса да, нинди генә эшкә тотынса да эчен тырмап тора. Аның саен ачуы кабара, нәфрәте арта, бөтен дөньядан үч алу теләге уяна. Һәм ул үзенең хезмәтчесен чакырып китерә дә теге нең яңагына шаңлап җибәрә.

- Ни өчен? - дип сорый хезмәтче.

- Барсы өчен дә.

Хезмәтче берни дип тә әйтә алмый. Юк гаебе өчен гафу үтенә-үтенә чыгып китә. Әмма тиз генә тынычлана алмый. Башта ни урында гөнаһ кылдым икән дип үртәлә, соңрак инде вәзирнең аны кешегә санамавы, санламавы өчен өзгәләнә. Нәфрәте артканнан арта бара. Һәм ул үзеннән түбәнрәк вазифа башкарган хезмәтче янына китә...

Ә вәзир... Ул хезмәтчесен шаңлап җибәрү белән бераз тынычланып кала һәм кичкә кадәр дәүләт эшләре белән мәш килә. Өенә кайтып гүзәлләрдән гүзәл хатынын күрүгә кәефе тагы да күтәрелә төшә һәм ул күзләрен ялтыратып сөйгәне янына килә. Хәләленең күңелен күрергә теләп матур сүзләре әйтергә дип авызын ачуы була, хатыны аның яңагына сугып җибәрә.

- Ни өчен?

- Белмим, - ди хатын үз хәленә үзе дә гаҗәпләнә төшеп, - Әнием бер дә юктан яңагыма сугып җибәрде, ә сәбәбен әйтмәде. Көне буена үртәлеп йөрдем дә, менә ачуымны синдә чыгардым...

- Үземнеке үземә әйләнеп кайтты, - ди вәзир иртәнге хәлләрне искә төшереп. 

Действителни факты... 

Борын-борын заманда, авыл кибетенә товарны районнан ат белән ташый торган чорларда булган ди бу хәлләр. Аракы кебек хәвефле товарны ватмый-нитми исән-имин кайтарып җиткергән өчен йөк ташучыга бер шешәне бушлай бирү гадәте бар икән. Теге шешәне “законлаштыру” өчен товарның юлда ничек итеп "үзеннән-үзе бозылуы" турында акт төзиләр. Беренче тапкыр болайрак була:

"АКТы. Действителни факты.

Кайткан чакта бер шешәне

Ат типте дә ватты..."

Гел генә бер сылтауны кабатларга ярамый бит инде, шуңа күрә, икенче юлы актны болай итеп әвәләгәннәр:

"АКТы. Действителни факты. 

Деффективный бер шешә 

Тишелде дә акты..."

Өченче юлы да аптырап калмыйлар, әйбәт кенә сылтау тагын табыла:

"АКТы. Действителни факты. 

Әрҗәдәге бер шешә, 

Чайкалып кайтты-кайтты да, 

Бөкесен бәреп атты..."

Чатнама суык кышкы көннәрнең берсендә исә сылтауның тагы да шәбрәген чәпәп куялар:

"АКТы. Действителни факты. 

Бер шешәнең аракысы 

Суыкта туңып катты да, 

Пыяланы шартлатты..."

"...Туктагыз әле, егетләр, мондый шәп сылтау бер генә шешә өченгә әрәм китә", - дип, кибет сатучысы шунда "шешә" сүзен "әрҗә"гә төзәтеп, актны киредән яздырта.

(Кечкенә хикәяләр төрле чыганаклардан алынды)

maratkabirov.com

Татарча сочинение "Беренче кар" |

Сочинение на татарском языке на тему “Беренче кар”Йокыга китәр-китмәс кенә ятканда, әниемнең ягымлы тавышы ишетелде. Ул: “Балам, беренче кар ява, торып карыйсынмы?” − диде. Мин сикереп тордым да тәрәзәгә капландым. Чынлап та, беренче кар ява иде.Әле генә сап-сары яфраклар белән түшәлгән җир өстенә энҗе чәчәгедәй ап-ак кар бөртекләре куна. Көз белән кыш очрашканнар. Кем кемне җиңәр?Кар бөртекләре ниндидер акыл ирешмәслек көй астында бииләр, ул көйне алар үзләре генә ишетә сыман. Мин дә шулай җир өстендә тирбәлеп очып йөрер идем.Бу зур кар бөртекләреннән башка нәрсә күрмәм микән дип, мин борыным белән пыялага терәлдем. Берни күренми. Караңгылык.Мин тәрәзә янында уйланып басып тордым: анда − төпсез караңгылык эчендә берәм-сәрәм әле сүнмәгән тәрәзәләр шәйләнә. Ул тәрәзә артында яшәүче кешеләрне күз алдына китердем. Бу кышкы кичтә алар нишли икән? Нәрсәләр эшлиләр, нәрсәләр турында уйлыйлар икән?Шул вакытта әнием ут яндырды һәм мин тәрәзә яныннан киттем. Минем гаиләм үз янымда, шуңа күрә башка кешеләр турыңда миңа нигә уйланырга? Хәзер минем бөтен дөньям — минем әтием, әнием, сеңлем һәм аягыма сырпаланып торган песием.Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, минем гаиләмә дә, ул йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен иде!Еще сочинения на татарском языке со схожей к “Беренче кар” тематикой (перейти к сборнику татарских сочинений нашего сайта)

tatar16.ru


Evg-Crystal | Все права защищены © 2018 | Карта сайта